Районда Сабан туе гөрләде

2021 елның 12 июне, шимбә

        Бүген район үзәгендәге Даулы болында Сабан туе гөрләде. Районыбыз Сабан туена башкалабыз Казаннан, тирә-яклардан мәртәбәле кунаклар кайткан иде. Якташыбыз – Татарстан Республикасы Суд департаменты идарәсе җитәкчесе Җәүдәт Салихов, аның урынбасары Рамил Рамазанов, җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Дәүләт Думасы Равил Хөснуллин, Татарстан кулланучылар союзы идарәсе рәисе Рашат Шәймәрданов, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының бүлек җитәкчесе Фәрит Уразаев, Татарстан Республикасы җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры ярдәмчесе Ландыш Шәехова, Әлмәт электр челтәре директоры, Сарман районының почетлы гражданы Гамир Латыйпов һәм башкаларны район башлыгы Фәрит Хөснуллин озатып йөрде. Кунаклар иң элек авыл җирлекләре әзерләгән күргәзмәләр белән таныштылар, аларның чыгышларын карадылар, халык белән аралаштылар.

        Сабан туе матур һәм дәртле биюләр, күңелле уеннар белән башланып китте. Гармунчылар парады һәркемнең күңеленә хуш килде. Район башлыгы Фәрит Хөснуллин сарманлылар кулыннан күпереп пешкән хуш исле икмәк кабул итеп алды. Кунакларга исә Сарман чәкчәге тапшырылды. Сабантуй халкын бәйрәм белән иң элек Фәрит Мөнәвир улы тәбрикләде. Ә Татарстан Республикасы Суд департаменты идарәсе җитәкчесе, районыбызның почетлы гражданы Җәүдәт Салихов Җәүдәт Миргаҗәм улы район халкына Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның мөрәҗәгатен җиткерде. Сабантуй байрагын күтәрү хокукы районыбызның иң уңган һәм булган уллары һәм кызларына – авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә, узган елгы кыр һәм көрәш батырларына бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International