Безнен ишегалды – яхшы куршелэр

2021 елның 15 сентябре, чәршәмбе

Икенче ел инде  Татарстан Республикасы  Президентының  “Наш двор- добрые соседи” (“Безнең ишек алды - яхшы күршеләр”) кысаларында урамнарда бәйрәм чаралары үткәрелеп килә.  Без дә бу чаралардан читтә калмадык.

          Шушы көннәрдә эссе җәйләр үтеп, көзләргә кергәндә, табигатькә зарланулар, эсседән башны кая тыгарга белмәгән чагында  әйткән “сүзләребезне” ишеттеме, көтеп алынган янгырларга салкынын да кушып “кирәгебезне бирә” башлады Хак Тәгалә.

         Без,  9 сентябрь   көнне  бу проект кысаларында, яңа гына төзекләндерелгән 30 лет Победы урамының  3,  Ленин урамының 14 һәм 16 йортларының ишек алдына концерт белән чыгарга планлаштырган идек. Батыр безнең “Ак калфак” һәм “Родники” кызлары. Яңгыр, салкын дип тормадык, матур киемнәребезне кидек тә, бөтен кешене шаккаттырып, ишек алдында концерт куеп кердек. Халык безне  балконнарыннан да, тәрәзәләрен ачып  та тыңлады. Үткән-сүткән фотога төшереп, видеога төшереп мәш килде. Аларга кызык та булгандыр инде, баян өстенә зонтик тотып, төркем-төркем “әбиләр” җырлап торсын әле. Кайда күрелгәне бар  мондый хикмәтнең?! Ә безгә кызык. Кызганнан кыза барып, дөнья җыр җырлап аттык. Соңыннан кайнар чәй эчеп, җылындык, үзебезнең  “батырлыгыбыздан” рәхәтләнеп көлештек.        

 

Әнисә Минһаҗева, Жэлил поселогы ветераннар советы председателе.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International