Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

2021 елның 26 сентябре, якшәмбе

Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУдән килде:

27 сентябрь 2021 елга метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү.

Татарстан Республикасы буенча һәм Казанда 2021 елның 27 сентябрендә иртән һәм көндез урыны белән төньяк-көнчыгыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга җитәргә мөмкин.

Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе киңәш итә:

Җил көчәйгәндә:

1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.

2. Урамда реклама щитларыннан, элмә такталардан, юл билгеләреннән, электр тапшыру линияләреннән ераграк торырга кирәк.

3. Зур агачлар янында булырга, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый-җил белән өзелгән очаклар зур куркыныч тудыра ала.

4. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында басып тору һәм өзелгән электр үткәргечләргә килү куркыныч.

5. Торак яки эш урынында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.

Игътибарлы һәм сак булыгыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International