Мөхәмәтхафизова Гөлчәһрә Гарифхан кызының 90 яшьлек юбилее.

2022 елның 24 гыйнвары, дүшәмбе

Узган ялларда Мөхәмәтхафизова Гөлчәһрә Гарифхан кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Бу бәйрәм көнендә аны «Җәлил поселогы» башкарма комитеты җитәкчесе Галләмов И.Ф. һәм НГДУ «Җәлилнефть» ветераннар советы рәисе Харисов Р.А. котладылар.

   Гөлчәһрә Гарифхан кызы 1932 елның 21 гыйнварында Баулы районы Берлик авылында туган. Туган авылында 7 сыйныф укыган, ә мәктәптән соң әти-әнисе белән Архангельск өлкәсенә күченеп киткән һәм шунда кияүгә чыккан. 1983 елда гаиләсе белән Җәлил поселогына күченеп килгән.

   Ире белән бергә НГДУ «Җәлилнефть»ка 1 нче промыселга эшкә урнашкан. 23 ел оператор булып эшләп, лаеклы ялга чыккан, тик ОРСта эшләвен дәвам иткән. Алар ире белән бергә 3 бала тәрбияләп үстергәннәр.

   Бүгенге көндә Гөлчәһрә Гарифхан кызы 2 оныгы һәм 3 оныкчыгы уңышларына куанып яши.

   Гөлчәһрә Гарифхан кызы ихлас рәхмәт сүзләре белән Россия Федерациясе Президенты В.В. Путинның котлау открыткасын, истәлекле бүләкләр һәм җылы котлаулар кабул итте. Аны котларга килгән кунакларга чиксез рәхмәтен белдерде һәм аларга сәламәтлек, иминлек теләде.

                                                                                     Җәлил поселогы башкарма комитеты

 

   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International