Музей яңалыклары

2022 елның 26 мае, пәнҗешәмбе

Үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирү иң актуаль мәсьәләләрнең берсе. Кайдан башлана соң ул патриотизм? Туып үскән өйдән, бәбкә үләне түшәлгән су буйларыннан, балачактан ук килә ул. Музей хезмәткәрләре тарафыннан әлеге юнәлештә актив эш алып барыла. Интерактив чаралар, экскурсияләр, әңгәмәләр, музей дәресләре - боларның һәммәсе тирән эчтәлеккә ия, туган якка мәхәббәт тәрбияләүгә, халкыбызның тарихы белән таныштыруга багышлана.

Уку елының соңгы көннәрен музеебызда үткәрергә теләк белдерүче балаларны сөенеп каршы алдык. Сарман гимназиясенең 2 сыйныфы укучылары елмаеп, балкып килеп керделәр.Класс җитәкчеләре- Нурия Зиннуровна белән сугышчан дан залында районыбыз батырлары язмышлары, сугыш кырыннан табылган экспонатлар белән таныштылар.Туган якны өйрәнү залының ишегеннән керүгә үк укучылар ах иттеләр. Чыннан да әлеге залыбыздан аңлатып бирә алмаслык нур, җылылык бөркелә. Өлкән буын балачак хәтирәләрен яңарта, балалар исә үзләрен авылда яраткан әби- бабаларының өйләрендә сыман хис итәләр. Экскурсия барышында зур игътибар белән тыңладылар, үзләрен кызыксындырган сорауларына җаваплар таптылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International