Май - гадәттәгечә чыгарылыш чоры. Менә Җәлил бистәсенең 6 нчы санлы "Теремкәй" балалар бакчасында да майның соңгы атнасында мәктәпкә әзерлек төркеме балалары бакча белән саубуллаштылар. Алар җырлар җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр. Чыгарылыш кичәләре балалар өчен якты һәм истә калырлык булды. Барлык ата-аналар һәм балалар исеменнән тәрбиячеләргә һәм барлык балалар бакчасы хезмәткәрләренә рәхмәт сүзләре әйтелде. Без музыка җитәкчеләренә, физик культура буенча инструкторга, шулай ук бәйрәмне әзерләгән чыгарылыш төркеме тәрбиячеләренә рәхмәт белдерәбез. Ә балаларга мәктәп тормышында уңышлар телибез!