Сарманда Татар телен Һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча зональ семинар-киңәшмә узды

2022 елның 27 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген Сарман муниципаль районында Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Готыф улы Әхмәтов катнашында Татар телен Һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча зональ семинар-киңәшмә узды.

Семинар-киңәшмәдә Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы, Мәдәният министрлыгы вәкилләре, республиканың унбер районыннан район башлыклары, район башкарма комитетлары җитәкчеләренең социаль мәсьәләләр буенча урынбасарлары, мәдәният, мәгариф бүлекләре җитәкчеләре катнашты. Семинар-киңәшмә эшендә катнашучылар Сарман аграр көллияте, Морад Рәмзи исемендәге Әлмәт урта мәктәбе, Сарман “Лилия” балалар бакчасы, Сарман авылы “Бәрәкәт” мәчетенең тәрбия төркеме, район мәдәният йортының иҗат коллективлары эшчәнлеге белән таныштылар.

“ДеТVора» балалар интернет-телевидениесе, И.Шакиров исемендәге Сарман балалар сәнгать мәктәбе укучылары, «Таңсылу» балалар халык театры чыгышын карадылар. Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музее “Үз илемдә – үз телемдә” проектын тәкъдим итте. Семинар-киңәшмә барышында район оешмалары, учреждениеләре эшчәнлеген яктыртучы күргәзмә эшләде.

Пленар өлештә сүз татар телендә укыту, мәгариф һәм мәдәният өлкәсендә милли тәрбия бирү турында барды. Сарман муниципаль районында бу җитди мәсьәлә буенча эш торышы белән Сарман районы Башлыгы Фәрит Хөснуллин таныштырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International