2 февральдә Россиянең Хәрби дан көне — 1943 елда Сталинград сугышында совет гаскәрләренең немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итү көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Сарман авылы мәктәпләрендә район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев, хәрби комиссариат вәкилләре катнашында хәрби-патриотик чаралар узды.