"2022 елда китапханәләр эшчәнлеге йомгаклары һәм 2023 елга планнар"семинары

2023 елның 3 феврале, җомга

3 февральдә Сарман районы үзәкләштерелгән китапханәсендә «2022 елда китапханәләр эшчәнлегенең нәтиҗәләре һәм 2023 елга планнар»темасына семинар узды. Семинар эшендә район китапханәчеләре катнашты. Профилактик чаралар үткәрү кысаларында Сарман һәм Мөслим районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эшенең районара бүлеге өлкән инспекторы Р. Гарипов китапханәчеләр өчен инструктаж үткәрде. Инспектор янгын куркынычсызлыгының төп чараларын, янгын яки башка гадәттән тыш хәлләр булган очракта үз – үзеңне тоту кагыйдәләрен, янгынны сүндерүнең беренчел чаралары турында искәртте, янгыннарның реаль тарихларын, аларның нәтиҗәләре турында сөйләде, шулай ук кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Шулай ук Татарстан Республикасында милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елын ачу тантанасы булды. Әйдәп баручы библиограф Мадьярова Гөлнур Нур кызы рухи кыйммәтләрне саклау һәм ныгытуның мөһимлеге турында сөйләде, ел буе район китапханәләрендә төрле чаралар узарга тиешлеген ассызыклады. Күргәзмә оештырылды. Шулай ук Татарстан Республикасында милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елын ачу тантанасы булды. Әйдәп баручы библиограф Мадьярова Гөлнур Нур кызы рухи кыйммәтләрне саклау һәм ныгытуның мөһимлеге турында сөйләде, ел буе район китапханәләрендә төрле чаралар узарга тиешлеген ассызыклады. Татар мәдәниятенә һәм гореф-гадәтләренә багышланган күргәзмә-экспозиция рәсмиләштерелде. Семинарны директор Афзалетдинова Лилия Гайсә кызы дәвам итте. Ул 2023 елда китапханәләрнең төп бурычлары һәм эш юнәлешләре турында сөйләде. Әдәбиятны комплектлау һәм эшкәртү бүлеге мөдире Шәехова Энҗе Халит кызының чыгышы китап фондын формалаштыру, куллану һәм саклауны оештыру өлкәсендәге актуаль проблемаларга юнәлтелде. Методик-библиография бүлеге мөдире Гатауллина Г.Р. 2022 елда китапханәләрнең эшенә анализ ясады һәм 2023 елга перспектив планнар белән чыгыш ясады. Гөлгенә Радик кызы китапханәчеләргә айлык һәм еллык тикшерү күрсәткечләрен тапшыруны искә төшерде, эшнең еллык хисапларын төзегәндә авыл китапханәләренең уңай якларын да, җитешсезлекләрен дә билгеләп үтте. Чыгышының ахырында методист текст хисабын язу һәм 6НК формасын тутыру үзенчәлекләрен һәм таләпләрен билгеләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International