Өйдә тыл ветераны, Саклов-Баш авылында яшәүче 100 яшьлек Бибифатимә апа Миңнебаева тавыш бирде. Аның янына тавыш бирү өчен күчереп йөртелә торган тартма белән участок сайлау комиссиясе әгъзалары килде.