Бүген Сарман районында язгы кыр эшләрендә катнашучы механизаторлар арасында беренче биш көнлек ярышларда җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү булды.
Аларны район башлыгы Фәрит Хөснуллин, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Николай Сахуриев, идарәнең җитештерү бүлеге башлыгы Илнур Сәлихов, районның җитештерү комплекслары идарәчесе Илшат Вәлиев бүләкләделәр.