Сарман районында Бөтенроссия экологик шимбә өмәсе

2024 елның 27 апреле, шимбә

27 апрель көнне Сарман районында шәһәр тирәлеге һәм экологик үз-үзеңне тоту темасына багышланган Бөтенроссия өмәсе булып узды. Россия Төзелеш министрлыгы ярдәме белән үткәрелгән чара авыл халкына төзекләндерүдә катнашырга һәм безнең районда уңай үзгәрешләрнең бер өлеше булырга мөмкинлек бирде.

Саф һавада эшләү барысына да бик күп шатлык һәм ләззәт алып килде. Өмә күңелле һәм нәтиҗәле үтте. Анда безнең районның барлык оешмалары хезмәткәрләре катнашты. Өмә безнең районны чистартып кына калмый, кешеләрне дә берләштерә. Кешеләр әйләнә – тирә мохитнең чисталыгы-районның һәр кешесенең казанышы, дип аңларга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International