Гаилә елына һәм шагыйрь Дамир Гарифуллинның 85 яшьлек юбилеена багышланган әдәби–музыкаль кичә

2024 елның 6 мае, дүшәмбе

5 май Сарман авылында якташыбыз, районыбызның йөзек кашы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, СССРның һәм Татарстанның язучылар берлеге әгъзасе, Сөббух Рафиков, Рафаил Төхфәтуллин, Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премияләр лауреаты, Россия гуманитар фәннәр академиясенең шәрәфле әгъзасы, Сарман районының мактаулы гражданины, тарихчы, шәҗәрәче, робагыйлар остасы, галим, шагыйрь Дамир Гарифуллинның юбилее һәм гаилә елы уңаеннан әдәби – музыкаль кичә үтте. Бәйрәм башында юбилярны Сарман үзәкләштерелгән китапханәсе директоры Афзалетдинова Лилия Гайсә кызы тәбрикләп, җылы һәм ихлас теләкләрен җиткерде. Әнвәр Залаков исемендәге ял паркында үткән «Күңелем нигъмәтләре» кичәсенә Дамир аганың иҗатын яратучы гаиләләр җыелды.
Кичә барашында «Кикринур дусларын җыя» исемле сәхнәләштерелгән тамаша күрсәтелде, юбиляр белән җанлы аралашу узды. Дамир аганы котлап җырлар җырланды, укучылар аның шигырьләрен сөйләделәр, бергәләп табышмаклар чиштек. Бу көнне «Китапханәгә гаилә белән языл һәм шагыйрьдән бүләк ал» акциясе үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International