Музей яңалыклары

2015 елның 23 гыйнвары, җомга

Укучыларга туган илгә мәхәббәт, халкыбызның үткәндәге истәлекләрен хөрмәт итү, хәзерге казанышларына ихтирам һәм горурлык хисләре, милли аң тәрбияләүдә, укучыларга патриотик тәрбия бирүдә музейларның әһәмияте зур. Безнең музей хезмәткәрләре мәктәпләргә, колледжга барып төрле, шул исәптән, патриотик тәрбиягә багышланган чаралар үткәрәләр. Шундыйларның берсе Сарман аграр көллиятендә узды. Укучылар өчен әңгәмә барышында  кино, экспонатлар күрсәтелде. Чара көллият коллективы белән берлектә оештырылды. Без көллият дирекциясенә һәм укытучыларына чараны үткәрүдә күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәтебезне белдерәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International