"Азбука - белемгә баскыч" бәйрәме

2015 елның 19 феврале, пәнҗешәмбе
14 февраль көнне "Сарман гимназиясендә" беренче класслар өчен Азбука һәм Әлифбаны укып бетерүгә багышланган "Азбука - белемгә баскыч" бәйрәме узды. 1А класс укучылары Резедә Фәритовна һәм Рәмилә Фазыловна җитәкчелеге астында бәйрәмгә килгән кунакларга, ата-аналарга театрлаштырылган концерт күрсәтте, табышмаклар, ребусларга җаваплар эзләде. Ата-аналар концерт барышында тамашачыдан актив катнашучы ролендә дә башкарды. Бәйрәм азагында ата-аналар комитеты балаларга бүләкләр тапшырды, класс җитәкчесе һәм озынайтылган көн тәрбиячесенә рәхмәт сүзләре әйттеләр.

Ильнур Сибгатуллин фотолары
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International