"Җырлы балачак илендә" VI район балалар иҗаты бәйгесе

2015 елның 19 марты, пәнҗешәмбе
Бүген Сарман мәдәният йортында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган "Җырлы балачак илендә" VI район балалар иҗаты бәйгесе узды. Бу концерт районның бию һәм җыр балалар коллективларын сайлап алу нәтиҗәсендә куелды. Моннан алданрак жюри хөкеменә 300дән артык сәнгать номерлары тәкъдим ителгән иде. Алар арасасыннан 50се сайланып алынды. Шул 50 коллектив бүген чыгышларын ясады. Финал җырыннан соң бөтен мәктәп коллективлары диплом белән бүләкләнде.

Ильнур Сибгатуллин фотолары
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International