Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Сарман районы “Кояшкай” балалар бакчасының уртанчылар төркеме өчен Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музеенда экскурсия оештырылды. Бу экскурсияләр үсеп килүче буынга туган ил кыйммәтләрен аңлатуда зур роль уйный.
“Кояшкай” балалар бакчасы коллективына экскурсияне оештыруда ярдәм иткән өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез.