“Җәй, каникуллар, китапханә” дип исемләнгән очрашу

2015 елның 25 июне, пәнҗешәмбе
24 июнь көнне үзәк балалар китапханәсе балаларның җәйге ялын күңелле оештыру максатыннан МББУ “Сарман гимназия” сенең җәйге лагерьда ял итүче балалар өчен “Җәй, каникуллар, китапханә” дип исемләнгән очрашу оештырды. Китапханәчеләр, үзебездә иҗат итүче балалар язучылары В. Хайруллина, Д.Гарифуллинның иҗатлары белән таныштырдылар. Балалар бик теләп әдәби викторинада катнаштылар Очрашу азагында китапханәчеләр көче белән әзерләнгән «Колобок», «Кот и лиса» курчак театры балаларга бик ошады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International