«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» хәйрия акциясе

2016 елның 19 августы, җомга

Республикабызда «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» хәйрия акциясе дәвам итә. Бу чарага мәдәният бүлеге профсоюз оешмасы да кушылды.Беренче сыйныфка баручы балалар өчен 18 августта район мәдәният йорында концтоварлар, дәфтәрләр, хезмәт һәм рәсем сәнгате өчен җыелмалар тутырылган букчалар бүләк ителде. Аларны изге теләкләр теләп мәдәният бүлеге җитәкчесе Гөлназ Латыйпова тапшырды. Профсоюз рәисе Гөлнур Мадьярова да укучыларны яңа уку елына аяк басулары белән тәбрикләп, матур теләкләрен юллады. Район мәдәният йорты методисты Сәмәрә Хайруллина очрашуны табышмаклар, уеннар белән мавыктыргыч итеп алып барды.Беренче сыйныфка укырга балаларның яраткан мутьфильмы “Маша и Медведь” герое Маша ( Алинә Галиева) да килде. Кичәгә килгән кунакларга, балаларга Мәрям Хакимуллина үзенең музыкаль сәламен юллады. Беренче сыйныфтагылар да үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр: сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләделәр. Әти-әниләр исеменнән Гөлназ Вагыйзова рәхмәт әйтте һәм истәлек бүләге тапшырды. Бәйрәм ахырында “Маша мәктәптә” исемле мульфильм күрсәтелде.Беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап керүчеләр тормышында бу истә кала торган вакыйга булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International