Кичә, 22 июнь көнне, Сарманның үзәк Ял паркында асфальтта Сарман гимназиясе һәм Сарман сәнгать мәктәбе Хәтер һәм кайгы көненә багышланган рәсемнәр конкурсы үткәрделәр.
Гимназия яны лагерендә ял итүче балалар сәнгать мәктәбе укытучылары җитәкчелегендә сугыш темасына багышланган рәсемнәр ясадылар, тынычлык, матур тормыш турындагы хыялларын буяуларга салдылар.