Җирлек турында

Сарман районы Казан шәhәреннән 296 км ераклыкта республиканың көнчыгыш өлешенә урнашкан. Төньякта Тукай районы, көнчыгышта Азнакай hәм Мөслим, көньякта - Әлмәт, көнбатышта Зәй районы белән чиктәш. Район Бөгелмә - Бәләбәй калкулыгына урнашкан. Тауларның биеклеге – 120-260 м. Игәнә кушылдыгы белән Минзәлә елгасы ага. Туфрак нигездә – селтеле hәм типик кара. Урманнар барлык мәйданның 7,5 процентын алып тора. Нефть, известь, комташ, гравий, балчык, торф, битум запаслары бар.
Сарман, Югары Әхмәт авылларында 7404 кеше яши. Төп өлеше - татарлар, алар – 90,7 % тәшкил итә. Руслар – 7,6, башкорт, мари, украин, чуаш, удмурт, мордва hәм башка милләт вәкилләре – 1,7%.
Сарман – аграр промышленность районы. Күпчелек сөрүлек җирләре, көтүлекләр, болыннар. Инвесторлар килүгә районга дөнья шартларына туры килә, энергия саклый, аз чыгымнар тота, югары җитештерүчән, күп функцияләрне башкара торган, игенчелек hәм терлекчелек системасында эксплуатациядә куркынычсыз булган хәзерге заман техникасы сатып алынды. Нәтиҗәләр күз алдында.

Сарман – нефть районы да. Татарстанда чыгарылган нефтьнең 20%- ка якыны Сарман ягыннан чыга. Район бюджетының өчтән ике өлеше нәкъ менә нефть сатудан кергән табыш исәбенә туплана. Сарман нефтенең киләчәге өметле. Геологлар, галимнәр тикшеренүләреннән, фаразларыннан күренгәнчә, җир асты кладовойларында әле тагын 50 ел чыгарырлык «кара алтын» ята. Миллионнарча тонна битум ятмалары да бар.
Сарманның тарихи бер урыны - бакыр базы бар. Күренекле сәяхәтче hәм галим капитан Рычков (аның гәүдәсе Бөгелмә зиратына күмелгән) ХVIII йөз башларында бу яклар тарихын, бакыр базын өйрәнә. Ул сызган картада әлеге Сарман авылы булмый. Бары Иске hәм Яңа Әхмәт авыллары күрсәтелә. Тарихчы галим, шагыйрь, журналист, академик Дамир Гарифуллин Сарманга шул исемдәге кешедән 1730 нчы елларда нигез салынган дип фаразлый. Әгәр шул фараз дөрес икән, бүген Сарман авылына 280 ел тирәсе дияргә була.

Производстводагы уңышлар күпсанлы социаль - көнкүреш мәсьәләләрен хәл итәргә мөмкинлек бирә. «Чиста су», ипотека төзелеш программаларын, өстенлекле милли проектларны тормышка ашыру буенча энергияле чаралар күрелә. Район үзәген төзекләндерү hәм яшелләндерү, чистарту корылмаларын яңарту, халыкны социаль яклау, юллар төзүдә, халыкка медицина, сәүдә, мәдәният хезмәте күрсәтүдә, спортны үстерүдә матур эшләребез бар. Район үзәгендә уникаль «Старт» чаңгы базасы, «Ялкын» картинг клубы, берничә хоккей мәйданчыклары эшли.
Район үзәгендә көнгә 250 кешене кабул итәрлек поликлиника, «Шәфкать» социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең яңа корпусы сафка басты. Сарман авыл җирлегендә 2 мәктәп, 4 балалар бакчасы бар.
1975 елдан hөнәр училищесы эшли, аграр коллият статусын алды. 33 ел эчендә авыл хуҗалыгына 13181 яхшы хәзерлекле кадрлар әзерләп бирде. Бүген биредә яшьләр киң профильле механизатор, шофер, электрик, электрогазосварщик, пешекче, бухгалтер, ветеринария фельдшеры, ЭВМ операторы, автомеханик hөнәрләрен үзләштерәләр.

Халыкның воҗдан иреге, дини йолаларны үтәве өчен дә бөтен шартлар тудырылган 3 мәчет эшли.

Алтындай игеннәре, уңдырышлы туфрагы, «кара алтыны», хезмәт сөючән hәм талантлы халкы белән бай, гүзәл Сарман төбәге. «Сандугачлар кунып кайда сайрый?! Сарман буйларында тирәктә», - дип юкка гына җырламыйлар. Ә сандугачлар исә күңелләре саф hәм пакъ, моңлы, эшчән кешеләр янына гына
ияләшә, сыена.
 Сарманлылар киләчәккә өмет, ышаныч белән карыйлар, эшлиләр, иҗат итәләр, яшиләр. Фронтовик шагыйрь Әдип Маликовның Сарман турында мондый шигырь юллары бар:

Республика өчен матур өлге,

Дәртлеләргә дәрман икәнсең.

Кама арты җирең данга күмеп,

Алга чыккан Сарман икәнсең...

Соңгы яңарту: 2021 елның 9 феврале, 19:52

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International