Җирлек турында

Александровка авылына 1805 елда нигез салына. Александровка авылы Сарман районының     көньяк-көнчыгышында урнашкан. Район үзәгеннән 25 км ераклыкта. Республика башкаласы Казан шәһәреннән 300 км ераклыкта.

Авыл җирлегенә өч авыл: Александровка, Карамалысы һәм Яхшы-Каран авыллары керә. Авыл җирлеге Рангазар, Ләшәү-Тамак авыл җирлекләре белән чиктәш.

Бүгенге көндә Александровка,Татар Карамалысы, Яхшы-Каран авылларында 412 шәхси хуҗалык бар, 917 кеше яши: пенсионерлар – 296, 7 яшькә хәтле балалар – 45, укучы хэм студентлар-20.хезмәтяшендәге–556.

Александровка җирле үзидарә Советы халык җыены карары нигезендә оештырыла. Ул 1995 елдан Александровка җирле үзидарә Советы дип аталган. Совет составына өч авыл – Александровка, Татар Карамалысы һәм Яхшы-Каран авыллары керә. 2006 нчы елдан

Александровка авыл җирлеге үзенең эшчәнлеген Устав нигезендә алып бара. Уставка 14.12.2016, 29.12.2017, 10.08.2018, 01.03.2019, 15.05.2020 нчы елларда үзгәрешләр һәм өстәлмәләр кертелде.

Александровка авыл җирлеге Башлыгы итеп депутат Гафиятуллин Артур Раил  улы сайланды (21 сентябрь 2020  елның № 2 карары нигезендә).

Александровка авыл җирлегендә 1 гомумбелем мәктәбе, 1 дэвалау амбулаториясе, 1 фельдшер- акушерлык пункты, 1 мәдәният йорты, 1 авыл клубы, 2 библиотека, 3 шәхси магазин бар. Мәктәптә 46 бала укый, балалар бакчасында 20 бала тәрбияләнә. Җирлектә ике мәчет хезмәт күрсәтә..

Авыл җирлегенең күренекле кешеләре дә бар. Мортазин Эссэр Мәхубрахман улы – ТАССРның атказанган авыл хужалыгы  хезмәткәре.

 

 

Соңгы яңарту: 2021 елның 18 марты, 08:39

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International