Җирлек турында

Азалак авылы 1918 елда оеша. Минзәлә елгасы буйлап хуҗалыклар урнаша. Авыл Сарман районының көньяк-көнчыгыш өлешендә. Район үзәгеннән 25 км ераклыкта. Авыл советына Азалак, Юлтимер һәм Шыгай авыллары да керә. Авыл җирлегенең территориясе болын һәм көтүлекләрне дә кертеп 607,6 га. Азалак җирлеге Янурыс, Чыршылы, Нөркәй җирлекләре белән чиктәш. Җирлек аша Мөслимгә һәм Яр Чаллыга юллар уза.

2012 елның 1 январена җирлектә 422 хуҗалыкта 1028 кеше яши.

Пенсионерлар – 269

Балалар – 60

Хезмәт яшендәгеләр – 425

Азалак авыл советы 1930 елларда оештырыла. Җирле үзидәрә советы составына Азалак, Юлтимер һәм Шыгай авыллары керә.

Азалак авыл җирлегене үзенең эшен Устав нигезендә алып бара. Устав Сарман район советы халык депутатлары тарафыннан 2005 елның июлендә №191, өстәмәләр һәм үзгәртүләр белән 10.05.2007, 18.02.2008, 01.09.2010 һәм Азалак СМС 28.06.2005 №15 белән расланды.

Азалак СМС ның югары оешмасы булып район советы халык депутатларынның Координацион Советы тора. Совет аппаратына керәләр: СМС рәисе, рәиснең урынбасары, бухгалтер. Җирле үзидәрәнең иң югары оешмасы булып гражданнарның җыены тора. Ул кирәге чыккан саен җыела. Коллегиаль органы булып Азалак җирле үзидәрәсе тора һәм ул 10 депутат составында 5 елга бер сайланып куела.

Азалак җирле үзидәрәсе советы 28 июль 2005 ел №5 карары белән Сарман районы “Азалак авыл җирлеге”нең уставы расланды. Татарстан Республикасы Сарман район советы депутатлары тарафыннан 4 июль 2005 ел №191 белән регистрациягә алынды. Азалак җирлегенең башлыгы итеп Гараев Тәзбир Молихович сайланды. (Зур Нөркәй авыл җирлеге карары 1 август 2007 ел № 23). Җирле үзидарәнең үтәтүче һәм башкаручы органы булып җирлегенең башкарма комитеты тора.

Халкы 1028 кеше, 422 хуҗалык бар.

2 урта мәктәп, 3 балалар бакчасы, 3 фельдшер-акушер пункты, 3 мәдәният йорты, 3 китапханә, 3 шәхси магазин эшли.

Мәктәптә 76 укучы, балалар бакчасына 20 бала йөри.

1993 елда Азалак авылында, 1994 елда Юлтимер авылында, 1997 елда Шыгай авылында мәчетләр төзелә.

Авыл советы рәисләре булып 1917 елда Гыйздатулла, Ганиев Хади, 1930-36 елда Мухаметдинов Имаметдин, 1936-41 елда Самигулла Хусаинов, 1942-75 елларда Локманова Фархана, Гараев Нурислам, Шакиров Фирдавес, Рамазанов Фарислар эшлиләр.

Соңгы яңарту: 2021 елның 22 марты, 09:59

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International