Җирлек турында

Чукмарлы авыл җирлеге яңадан 1995 елның февралеңдә оешты. Райоң үзәгеннән 15 км ераклыкта урнашкан. Республика башкаласы Казан шәһәреннән 260 км ераклыкта, якындагы тимер юл станциясе –Круглое Поле, 70 км ераклыкта.Чукмарлы авыл җирлеге составына 3 авыл керә: Чукмарлы, Нарат Асты, Саях авыллары. Барлык территориясе-352 га, Илексаз, Петровский Завод, авыл җирлекләре белән чиктәш. Урманнар-15%,сулыклар-10%, үтә. 2012 елның башына180 хуҗалык,437 кеше яши.

1993 елның Чукмарлы авылында 26 ноябрендә авылга табигый газ килде. 2007 елда район үзәге Чукмарлы авылы асфальт юл белән тоташтырылды. 2004елда АТС станциясе төзелде.1995 елда Чукмарлы авылында мәчет ачылды.2006 елда чишмәгә йорт төзелде.

2005 елда безнең территориягә көчле инвестор – «Агросила ГРУПП» керде. 2009 елдан мәктәп автобусы йөри башлады. 2012 елда кабельле телевидение килде.

Халык нигездә мал асрау,бакчачылык белән шөгыльләнә.

Соңгы яңарту: 2021 елның 9 феврале, 18:31

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International