Җирлек турында

Бүген “Карашай-Саклау авыл җирлеге” дип аталучы административ берәмлек, 1919 елда Минзәлә өязе авыл Советы буларак оештырыла. Өяз , кантон, волостьлар бетерелеп, районнар төзелә башлагач, 1957 елга кадәр Ворошилов, 1959 елга кадәр Яңа Юл, бүгенге көнгә кадәр Сарман районнары составында. Төрле елларда авыл Советына Останково, Сөренчәк, Яңа Саклау авыллары кергән иде, хәзер 1995 елдан җирле үзидарә Советы үзгәртелеп, ә 2005 елдан Карашай-Саклау авыл җирлегенә үзгәрде, җирлектә ике авыл – Карашай- Саклау һәм Чураш авыллары.
Авыллар районның төньяк-көнчыгышындагы иң ерак нокталар – район үзәгенә Әлмәт-Минзәлә трассасы буенча 36 км. Җирлек территориясе районыбызның Шәрләрәмә, Саклаубаш авыл җирлекләре, Минзәлә, Тукай муниципаль районнары белән чикләшә. Тулаем территория га. Җирлек аша аеруча саклана торган табигый территория – табигать һәйкәле Минзәлә елгасы ага.

Җирлектә Карашай-Саклау төп гомум белем мәктәбе, Карашай-Саклау балалар бакчасы, Карашай- Саклау һәм Чураш мәчетләре эшли Ике МЙ культура хезмәте, 4 магазин сәүдә хезмәте, 2 ФАП медицина хезмәте күрсәтә. Авыллар тулысынча газлаштырылган, Чурашта тулаем, Карашай-Саклауда өлешчә үзәк су системасы үткәрелгән.


Бүгенгесе көндә ике авылдагы 247 хужалыкта(Карашай- Саклауда-133 һәм Чурашта-114), 593(Карашай- Саклауда -357 һәм Чурашта-241) кеше яши, Халыкның 32% ы пенсионерлар, бу 198 кеше; инвалидлар 16 кеше – 3%, эш яшендәгеләр 256 – 45% , балалар 117 - 19%. Төп эш урыннары белән “Нөркәй” агрофирмасы, бюджет өлкәсе, кече эшмәкәрлек тәэмин итә. Жирлекнен демографик хэленэ килеп тубәндәге сеннанрны эйтергэ була: узган елның 1 январе белән чагыштырганда 15 кешегә ким, 5 бала туган, 11 кеше үлде. Аның алдагысы елныда 5 бала туган 12 үлем очрагы теркәлгэн.
Халыкка тугызъеллык мәктәп, 1 балалар бакчасы, 2 мәдәният йорты, 2 китапханә, 2 ФАП, 4 шәхси кибет, почта-элемтә бүлекчәсе, саклык кассасы, хезмәт күрсәтә. Авыл төзек, яңа йорт төзүчеләр 10 гаилә, 2 гаилә яшьләр программасы буенча квартира алды. Сугыш ветераннарына, ирләре сугышта үлеп калганарның һәм сугышта катнашучыларның тол хатыннарына квартира бирү дәвам итә: 10 кешегә инде бирелде, исәптә тагын 3 ветеран тора.

Җирлектә кече эшмәкәрлек шактый әйбәт үсеш алып килә: хуҗалыкларда 26 данә зур йөк автомобиле, 21 трактор, “Газель” базасында 10 автотранспорт, 116 җиңел автомобиль бар. Авыл хуҗалыгында шәхси хуҗалыкларга бирелә торган ташламалы кредитны (ЛПХ) безнең җирлектә 35 кеше алды, бу 5 млн 752 мең сум дигән сүз. 16 кеше үз эшләрен башлап җибәрү өчен 58 800 сумлык хөкүмәт субсидиясен алдылар. Ике фермер хуҗалыгы 170 га (24) пай җире белән әйбәт кенә эшләп килә.

Шәхси хуҗалыклар 2012 елның 1 январенә 390 баш МЭТ асрала, шуларның 195 башы савым сыеры, 30 баш ат, 528 сарык бар. Умартачылык белән шөгыльләнүче 5 хужалык бар, хуҗалыклардан сөт даими җыела.



Соңгы яңарту: 2021 елның 9 феврале, 18:31

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International