Җирлек турында

Күтәмәле авылына 1733 елда нигез салына.

Яңа Имән авыл Советы 1919 елның февраль аенда оешкан. 1995 елның 1 октябреннән авыл Советларын җирле үзидарә итеп үзгәрткәннәр.

Яңа Имән Авыл Советы рәисләре:

1924- Хәйбрахманов Нигъмәтуллин .1937-1938- Кәшшаф Сәгыйтов.

1938-1940- Гәрәй корбанов. 1940-1941 – Ризван Хәбибуллин.

1942-1945 –Хәмидә Шәңгәрәева. 1945-1949 – Раббана Хәбибуллин.

1949-1950-Мөгаен Хәертдинов. 1950-1957 – Зиннәт Хисматуллин.

1957-1959 – Дәүләгәрәй Шәйморатов. 1959-1960- Миңнур Һадиева .

1960-1968 -Мәдинә Нәбиуллина. 1968-1971- Халисә Әхмәтова.

1971-1988- Хөснимөхәммәтов Миңнемөхәммәт Хөснимөхәммәт улы.

1988-1990 –Каюмов Сабур Сабир улы.1990-1995-Хамидуллин Фәнис Тәлгат улы.

1999 – Фәттахов Гөлүс Әнәс улы.

2006 елның окябреннән җирле үзидарәләр авыл җирлекләре итеп үзгәртелделәр.

Яңа Имән авыл җирлегенә 5 авыл керә: Күтәмәле, Яңа Имән, Буралы Чишмә, Таза Чишмә, Ивановка. Яңа Имән авыл җирлегендә 309 хуҗалык , 672 кеше яши.

Яңа Имән авыл җирлегенең административ үзәге Күтәмәле авылы. Күтәмәле авылы Сарман авылыннан көнчыгышка таба 17 км. ераклыкта, Камышлы (Минзәлә елгасының сул кушылдыгы) елгасы буенда урнашкан. Әле теге замннарда инешләрендә Күтәмә балыгы мыжгылдап торган.Әнә шул кызыл бөрчекле вак балыктан авыл исеме киткән инде.

Күтәмәле авылы,
Чикләвекле тавы
Биек түгел,йөгереп менәрлек.
Чишмәләре –көмеш,
Ага салкын килеш,
Халкы шуннан ала егәрлек.
Егетләре әнә,нинди батыр,
Ил батырларына торырлык.
Кызлары да әнә, нинди матур,
Күтәмәле халкы- горурлык!
Нефетен дә таба,
Печәнен дә чаба,
Икмәк үстерә ул кырларда.
Авылда саф һава,
Табигате –дәва,
Күтәмәле –безнең җырларда.

Әйе җырларда җырланганча авылыбызның горурлыгы булып торучы шәхесләребез бар безнең.

Шуларның берсе күренекле журналист, язучы- Зөбәерова Диләрә Мөхәммәтгази кызы (1930-2000).

Ленин ордены кавалеры –Хәмидуллина Фатыйма Садыйк кызы химия ,биология укытучысы.(1916-2...)

Татарстанның атказанган терлекчесе –Нәбиуллина Мәдинә.

Низамиев Мөҗип Таҗи улы(1934-2011) Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре .1971-2000 Татарстан мәдәният урынбасары.2000 елдан Казандагы Габдулла Тукай музее директоры.

Таҗиев Миргазиян Зәки улы –“Татарстан республикасының атказанган нефтьчесе”. ТР Дәүләт Советы депутаты , техник фәнннәр кандидаты, нефтькә бәйле гыйлми мәкалә-ләр авторы. Нефть сәнәгате өлкәсендә шактый әз калдырган шәхес. Хәзерге вакытта “Әлмәтнефть” идарәсе башлыгы.

Яңа Имән авыл җирлеге үзенең эшчәнлеген Устав нигезендә алып бара. Уставка 10.05.2007, 07.08.2008, 01.09.2010 нчы елларда үзгәрешләр һәм өстәлмәләр кертелде.

Яңа Имән авыл җирлегендә халыкка 1 тулы булмаган мәктәп, 1 балалар бакчасы, 3 фельдшер- акушерлык пункты, 2 мәдәният йорты, 1 авыл клубы,1 китапханә, 1 шәхси кибет, сберкасса, почта бүлекчәсе хезмәт күрсәтә, аларның эшчәнлегеннән халык канәгать. Һәр оешмада үз эшләрен белгән хезмәткәрләр эшли . Мәктәптә 37 бала укый, балалар бакчасында 18 бала тәрбияләнә. 1998 нчы елда авылда мәчет төзелде.
Бүгенге көндә 107 хужалык терлек асрый, ел башына 306 КРС бар, шуларның 130-ы савым сыер, 262 баш сарык, 15 баш ат, 240 баш умарта, 2500 баш кош-корт асрала.

Соңгы яңарту: 2021 елның 19 марты, 16:37

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International