Җирлек турында

  Шәрләрәмә авыл җирлеге 1995 елдан эшли башлады. Шәрләрэмә авыл җирлегенә Шәрләрәмә , Кормаш, Сөлек авыллары керә. Авыл җирлеге район үзәгеннән 30 км ераклыкта урнашкан. Шәрләрәмә авыл җирлеге Татарстан Республикасының көнчыгышына, Сарман муниципаль районының төньяк көнчыгышына урнашкан. Шәрләрәмә авыл җирлеге Карашай-Саклау, Нөркәй, Иске Имән авыл җирлекләре белән чиктәш. Башкаладан 260 км ераклыкта урнашкан. Иң якын тимерюл  станциясенә 60 км. Авыл җирлеге уртасыннан  Минзәлә елгасы ага.

     Авыл җирлегенең гомуми мәйданы 5716,9 га., авылларның гомуми мәйданы 201,96 га, шуның эченнән Шәрләрәмә -69,76 га, Кормаш- 28,46 га, Сөлек- 103,74 га тәшкил итә.

 2021 елның 1 январенә 261 хуҗалыкта 470 кеше яши.

 Пенсионерлар- 131, балалар- 76, эш яшендәгеләр- 263 кеше.

Шәрләрәмә авыл җирлеге башлыгы итеп Шәрләрәмә авыл җирлеге Советы карары нигезендэ (№ 1 17.09.2015 ел) депутат Хузина Наилә Наил кызы сайланды.

Соңгы яңарту: 2021 елның 15 марты, 14:41

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International