Җирлек турында

Югары Чыршылы авыл Советы революциядән соңгы елларда Югары Чыршылы авылында оеша.Ул елларда авыл Советы составына Югары Чыршылы, Түбән Чыршылы, Усай, Күктәк-Мирсәет, Яңа Бүләк авыллары кергән.

Югары Чыршылы җирле үзидарә Советы Югары Чыршылы авыл халкы җыены карары нигезендә, Ләке җирле үзидарә Советы составыннан чыгу юлы белән 1996 елның 20 сентябрендә оеша. Җирле үзидарә Советы составына Югары Чыршылы, Түбән Чыршылы, Усай авыллары керә.

Югары Чыршылы җирле үзидарә Советының 27 июнь 2005 елгы №16 карары нигезендә

Татарстан Республикасы Сарман районы “Югары Чыршылы авыл җирлеге” муниципаль берәмлегенең Уставы(яңа редакциядә) кабул ителде,ул Сарман халык депутатларының 4 июль 2005 елгы № 195 карары белән теркәлде.


Югары Чыршылы авыл җирлеге Башлыгы итеп депутат Камалетдинов Илсур Наил улы сайланды (21 октябрь 2005 елның № 2 карары нигезендә). Югары Чыршылы авыл җирлеге үзенең эшчәнлеген Устав нигезендә алып бара. Уставка 01.06.2007, 07.08.2008, 01.09.2010 нчы елларда үзгәрешләр һәм өстәлмәләр кертелде.

Җирле узидәраның башкарма-идәраче органы булып җирлекнең башкарма комитеты тора.

Җирлектә 182 хуҗалык, 351 кеше яши.

Югары Чыршылы авыл җирлегендә 1 урта мәктәп, 1өйдә укыту башлангыч мәктәбе, 1 балалар бакчасы, 2 фельдшер- акушерлык пункты, 1 мәдәният йорты, 1 библиотека, 1 райпо магазины бар. 2000 елда Югары Чыршылы авылында мәчет төзелде, 2004 елда электрон АТС сафка басты.

Соңгы яңарту: 2021 елның 15 марты, 15:08

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International