Президент кулыннан - машина ачкычы

2017 елның 6 сентябре, чәршәмбе

Республика көне алдыннан – 29 августта ТР Дәүләт Советында үткән тантанада Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов муниципаль берәмлекләр арасында уздырылган сморт-бәйгенең җиңүчеләренә җиңел машина ачкычлары тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында безнекеләр дә бар. Ләке авыл җирлеге башлыгы Лилия Шәрипова, Саклаубаш авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Лилия Габидуллина җиңүче Дипломы һәм “Шевроле Нива” автомобиле ачкычына ия булдылар.

Муниципаль берәмлекләрнең эшчәнлеге җирлектәге халык санына, салымнардан һәм салымнан тыш кергән табыш, терлекләрнең баш саннары, торак төзелеше, эшмәкәрлеккә ярдәм итү программаларында катнашуга карап бәяләнә.

Муниципаль берәмлекләр, шәһәр округлары белән берлектә, республиканың нигезе булып торалар. Аларның тотрыклы яшәешеннән башка республиканың системалы үсешен, киләчәген тәэмин итү мөмкин булмас иде. Шуңа да аларга һәрьяклы ярдәм күрсәтелә, республика программалары иң ерак авылларга да барып җитә. Ә җирлекләр арасындагы смотр-бәйге нәтиҗәләре буенча җиңүчеләргә яңа машиналар тапшыру аларның эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген тагын да күтәрергә этәргеч булып тора.

– Яңа Саклауга шушы “Шевроле-Нива” белән генә барырлык та инде, - ди Саклаубаш авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Лилия Габидуллина. - Әлегә анда юл начар. Кечкенә булгач, перспективасыз саналгандыр. Анда кайтып, Илнур Гобәйдуллин фермерлык белән шөгыльләнә башлады. Киләсе елга авылга юл да, Минзәлә елгасы аша күпер дә салыначак. Өчөйле Саклауда да, Саклаубашта да крестьян-фермер хуҗалыгы оештырып эшләүчеләр, кече фермалар төзүчеләр бар. Аларның грант отулары – безнең өчен дә зур шатлык. Үзара салым акчалары, әле тулысынча булмаса да, 100 мең сум җыелды, аңа республика бюджетыннан 400 мең сум өстәлеп кайтты. Ул акчаларга Саклаубашка балалар мәйданчыгы алып кайтып урнаштырдык, авыл зиратына юлга таш түшәлде, Өчөйле Саклау авылы зираты калай койма белән әйләндерелә, ике чүплек чистартылды, Алга авылында урамга алты яктырткыч урнаштырылды. Авылларда федераль һәм республика Президенты программалары да эшли. Өчөйле Саклауда плотина төзекләндерелә, су башнялары хуҗалыгы койма белән әйләндерелә һәм башкалар.

Ләке авыл җирлеге башлыгы Лилия Шәрипова әйтүенчә, үзара салым акчаларына Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар һәм кайтып үлгән ветераннар истәлегенә яңа һәйкәл салыначак. Ул мәдәният йорты янында булачак, хәзер аның урыны әзерләнә. Шунда ук машиналар кую өчен урын да булдырылачак. Олы Колман һәм Кече Колман урамнарын тоташтыручы күпер ремонтлана. Янгын сүндерү машинасын тотуга чыгымнар да шул акчалардан каралган. Авылларда күпләп кош-корт, мал-туар асраучылар, республика программаларында катнашучылар бар. Мәсәлән, Ләкедә Александр Подвалов, грант отып, кече ферма төзегән, бүген сигез баш сыер асрый. Ә Руслан Кустовскийның 30 баш мөгезле эре терлеге бар, аларның 20се – савым сыерлары.

– Җирлекләрне төзекләндерүгә юнәлтелгән социаль программалар киләчәктә дә дәвам ителәчәк. Шулай ук муниципаль берәмлекләргә ярдәм итү чаралары да һәрдаим күреләчәк, - диде, җиңүчеләрне тәбрикләгәч, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов.

Смотр-бәйге үткәрелә башлаганнан бирле республикада 1300 җиңел автомобиль тапшырылган, бер тапкыр да машина алмаган тагын 44 муниципаль берәмлек калган. Безнең районда машина алмаучы җирлекләр юк.

Энҗимә Габдрәхимова

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International