Мәдәният яңалыклары

2017 елның 25 сентябре, дүшәмбе

Сентябрь – көзге уңышны җыеп алу, амбарларга урнаштыру чоры. Нәкъ шушы айда һәр җирдә көзге ярминкәләр оештырыла. 23 сентябрҗ көнне Сарман районы авыл хезмәтчәннәре дә Яр Чаллы шәһәрендә халыкка үз продукцияләрен тәкъдим иттеләр. Яр Чаллы шәһәре мэры Н.Г.Мәгдиев тә Сарман чәкчәгеннән авыз итте. Район үзешчән сәнгать осталары сатып алучыга концерт күрсәттеләр. Ярминкәгә килгән кунаклар һәр чыгышны яратып кабул иттеләр, үзләренә кирәкле ит, яшелчә-җимеш продукцияләрен сатып алып ярминкәдән канәгать хисләр белән кайтып киттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International