“Көзге игелек атнасы” кысаларында, Сарман районы “Шәфкатъ” үзәге белгечләре авыр тормыш хәлендә калган гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар арасында “Безнең тату гаилә” дип исемләнгән рәсем бәйгесе игълан иттеләр. Бәйгенең максаты – гаилә кыйммәтләрен ныгыту, үрнәк гаилә традицияларын саклап калу. Нәтиҗәләр ай ахырында билгеле булачак. Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр һәм дипломнар, катнашучыларга грамоталар тапшырылачак.
#МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН #Безнеңгаилә #Алтынкөз