Бүген, 30 январьдә, Мортыштамак авыл җирлегендә үткән елга нәтиҗәләр бирү отчет җыелышы узды.
Ул башланыр алдыннан мәдәният йортына күчерелгән музейның Сугыш һәм хезмәт даны бүлеген ачу тантанасы булды.
Авыл җыенында район Башлыгы Фәрит Хөснуллин, “Сарман” агрофирмасы директоры урынбасары Радик Сәхипов, полиция участок уполномоченные Марс Кәримов катнаштылар һәм чыгышлар ясадылар.
Җирлекләрнең еллык эшчәнлеге турында Мортыштамак җирлек башлыгы Мәҗит Әхмәтгәрәев чыгыш ясады. Җыелыш азагында җитәкчеләр сорауларга җавап бирде һәм авыл алдынгыларына Рәхмәт хатлары белән истәлекле бүләкләр тапшылды.