Россиядә “Җиңү хаты” дип аталган социаль акция башланып китте. Бөтен Россия буенча үткәрелә торган чарадан Сарман районы да читтә калмый. Чараны үткәрүдә «Җиңү волонтерлары» Бөтенроссия оешмасының Сарман районы вәкилләре белән беррәттән Иреклеләр үзәге волонтерлары да катнаша.
27 гыйнвардан башлап, урта һәм һөнәри уку йортлары укучылары Бөек Ватан сугышында катнашкан үзләренең гаилә әгъзаларына хатлар язалар. Анда Бөек Җиңү мирасын саклауга шәхсән нинди өлеш кертүләрен яктырталар. “Җиңү хаты”н язу яшьләрне Җиңү мирасы, аны ничек саклау турында уйланырга мәҗбүр итә.