Шиһабетдин Мәрҗанинең 200 еллыгына

2018 елның 1 феврале, пәнҗешәмбе

Күтәмәле китапханәсендә күренекле мәгърифәтче, дин белгече, галим Шиһабетдин Мәрҗәнинең тууына 200 ел тулу уңаеннан”Остазлар остазы” дигән китап күргәзмәсе эшләнде.Иң беренче булып татар тарихын язган, ныклы иманлы Шиһабетдин хәзрәтнең тормыш юлы һәр татарга үрнәк булып тора. Аның хезмәтләре ислам дөньясында әле дә өйрәнелә, бүгенге көндә дә алар Каһирәнең данлыклы “Әл Әзһәр” университетында укытыла. Бөек шәхес турындагы китаплар татар җанлы бер генә кешене дә битараф калдырмас дип уйлыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International