Сарманда ел нәтиҗәләре ясалды

2018 елның 12 феврале, дүшәмбе

Бүген Сарманда III чакырылыш муниципаль район Советының XV утырышы узды. Аның эшендә республиканың мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов катнашты һәм чыгыш ясады. Муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин районның 2017 елдагы социаль-икътисади үсеше нәтиҗәләрен анализлады һәм 2018 елга бурычларга тукталды. Доклад буенча фикер алышуларда “Җәлилнефть” идарәсе начальнигы Малик Каюмов, “Нөркәй” агрофирмасы директоры Вазих Гыйльметдинов, Мортыштамак авыл җирлеге башлыгы Мәҗит Әхмәтгәрәев, мәгариф бүлеге начальнигы Әлфәт Сабиров катнаштылар. Ахырда республика, район үсеше өчен аеруча тырыш хезмәт куйганнары өчен мактаулы исемнәргә, ТР Президентның, ТР Министрлар Кабинетының Рәхмәт хатларына лаек булучылар бүләкләнде.

http://sarman-rt.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International