20 февраль көнне район мәдәният йортында районкүләм «Егет солтаны» бәйгесенең гала-концерты булып узды. Бәйгедә егетләр үзләрен тапкырлыкта да , көчтә дә сынадылар. Бәйгенең җиңүчесе – «Егет солтаны» исеменә Зур Нөркәй авылыннан Кирилл Гайфуллин лаек булды.