1 марттан 6 мартка кадәр бакчабызда Әниләр бәйрәменә багышланган бәйрәмнәр булып узды. Әниләргә багышлап балалар бик күп шигырьләр, җырлар, биюләр өйрәнделәр. Бәйрәмгә балалар янына әкият иленнән: Белмәмеш, Шапокляк, Карлсон, Фрекен Бок, Кояш кунакка килделәр. Алар балалар белән бергәләп уйнап бәйрәмне тагы да бизәделәр. Бәйрәмдә әниләр белән балалары “Бантик бәйләү”, “Әни алдына”, “Әнине бизәндерү”, “Хуҗабикәләр” дигән күмәк уеннар уйнатылды. Килгән әкият геройлары балаларга күчтәнәчләр өләште. Бәйрәм азагында балалар әниләренә, үзләре ясаган бүләкләрне таратты.