Көннең яктылыгы – кояшта,күкнең матурлыгы – йолдызларда, җирнең гүзәллеге – кызларда. 8 март хатын – кызларны олылау көне, матурлык бәйрәме. Әлеге бәйрәм башка бәйрәмнәрдән яктырак та, җылырак та, мөлаемрак та шикелле. 6 март көнне “Ягез әле,кызлар!” бәйгесендә безнең укучылардан төзелгән 2 команда көч сынашты. Алар төрле конкурсларда үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Дуслык командасы 31 балл җыеп җиңү яулады.Яшьлек командасы кызлары да уенда сынатмады. Уен бик күңелле үтте.