Сарман муниципаль районындагы “Шәфкатъ” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйгә йөреп социаль хезмәт күрсәтү бүлегенең хезмәткәрләре үзләренә беркетелгән өлкән яшьтәге кешеләрнең өй кырларын, ишек алларын кардан чистартып, җыелып торган суларны ачып, ерганаклар ясап җибәрделәр. Эшләнгән эш су басу куркынычын кисәтү максатыннан башкарылды. Нәтиҗәдә: су басу куркынычы янамый!