Аҗаган-2018

2018 елның 11 апреле, чәршәмбе

10 нчы апрель көнне Сарман урта мәктәбе базасында хәрби-патриотик “Аҗаган-2018” уенының  муниципаль этабы утте. Ярышта 9 урта мәктәп командасы катнашты. Командалар стройда йөрү, тарих буенча сорауларга җавап бирү, һава мылтыгыннан ату, автомат сүтеп җыю, турникта күтәрелү кебек сынауларда көч сынаштылар. Гомуми нәтиҗәләр буенча Сарман урта мәктәбе беренче урынны, икенче урынны 1 номерлы Җәлил мәктәбе, өченче урынны 2 номерлы Җәлил мәктәбе алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International