Музей яңалыклары

2018 елның 19 апреле, пәнҗешәмбе

Музей  хезмәткәрләре Александровка төп гомуми белем бирү мәктәбендә «Икмәк кадере»  дип аталган интерактив чара уздырдылар. Чара барышында укучылар ипинең табынга нинди авыр юллар аша килүе турында мәгълүмат алдылар.

19-20 нче гасырларда көнкүрештә кулланылган  кул тегермәнендә эшләп карадылар. Чарада һәр укучы актив катнашып, үзенә рухи азык алды.

Имкәк-безнең яшәү көчебез. Шуна күрә без аның кадерен белергә тиешбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International