Мәдәният яңалыклары

2018 елның 3 июле, сишәмбе

27-30 нче июньдә изге Биләр җирендә икенче Сәләт – ARTS BILER FORUM форумы үткәрелде. Бу сменада барлык катнашучылар һәм  остазлар өч юнәлештә катнашты: музыка, хореография һәм театр.

 ARTS BILER FORUM – бу мөмкинлекләр киңлеге, анда катнашучылар уникаль белем һәм экспертлардан иҗат лабораториясе кысаларында тәкъдимнәр алачаклар, башка катнашучылар һәм экспертлар белән һөнәри мәдәни багланышлар урнаштыралар, төрле юнәлешләр һәм жанрларның үзенчәлекләре, шулай сайлаган юнәлешләре кысаларында яңа тенденцияләр белән танышалар, киләчәктә үсүгә импульс алалар.

 Форумның төп максаты –  талантлы балаларның, сәләтле яшьләрнең һәм аларның остазларының музыка, бию һәм театр сәнгате өлкәсендә иҗади потенциалын  гамәлгә ашыру һәм үстерү.

“Хореография” номинациясендә “Умырзая” һәм “Жасмин” бию коллективлары, “вокал-соло” номинациясендә – Латыпова Рада (җит.Хамидуллина Р.) һәм  Мухамедьянова Ралина (җит. Хазиева Р.), “Театр” номинациясендә – Нуриахметова Айзиля (Саклаубаш) лауреат исемен яуладылар. Калган катнашучылар: Сагдатова Дания (Сарман),Лотфиева Гузель (Сарман), Ахметзянова Айгуль (Юлтимер),Рахимов Айнур (Иске Әлмәт), Султанова Зухра(Күтәмәл), Гарайшина Эвелина, Юзлибаев Айнур, Халиуллина Ляйсан (Җәлил) дипломнар белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International