Татар теле һәм татар әдәбияты укытучыларының VII Бөтенроссия съезды

2018 елның 11 июле, чәршәмбе

“Татар халкының милли үзенчәлеген саклау (2014 – 2019 еллар)” Татарстан Республикасы дәүләт программасын тормышка ашыру максатында, 2018 елның 8 – 10 июлендә Кукмара муниципаль районында һәм Казан шәһәрендә татар теле һәм әдәбияты укытучылары, татар телендә белем бирә һәм татар теле предмет буларак укытыла торган мәгариф оешмалары хезмәткәрләренең VII Бөтенроссия съезды узды. Съезд эшендә Россия Федерациясенең 32 төбәгеннән, шул исәптән Татарстан Республикасы һәм Казахстан Республикасыннан 700 делегат – татар теле һәм әдәбияты укытучылары, татар мәктәбе укытучылары, татар телендә белем һәм тәрбия бирүче гомуми белем оешмалары җитәкчеләре, Россия Федерациясе һәм Татарстан Ресублкасы мәгариф белән идарә итү органнары вәкилләре, төбәкләрдәге татар милли – мәдәни автономия җитәкчеләре һәм Бөтендөнья татар Конгерессы башкарма комитеты вәкилләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International