9 нчы 10 нчы июльдә Сарман муниципаль районында ашлык сугу комбайннарының 2018 елгы игеннәрне урып-жыюга әзерлеген кабул итү Һәм техник караулары узды. Бу чарада авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Альберт Шарипов, авыл хуҗалыгы идарәсе, “Агрокөч” АҖ белгечләре, баш агрономнар, баш инженерлар һәм агрофирмалар белгечләре катнашты.
Техник караулар барашында һәр комбайнның техник халәте җентекле тикшерү үтте. Комбайннарның теркәү документлары, таныклыгын тиешле категориясе, аптечкалары, янгын сүндерү чараларына (кимендә бер комбайнга ике ут сүндерү чарасы) тикшерү вакытында аерым игътибар бирелде.
Тикшерү комиссиясе комбайннарның хәзерлеген югары бәяләде.