Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама Аръягы территориаль идарәсе вәкилләре белән ачык дәрес

2019 елның 21 мае, сишәмбе

Бүген Сарман гимназиясе базасында җиденче сыйныф укучылары өчен ачык дәрес үткәрелде, анда Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама Аръягы территориаль идарәсе вәкилләре дә катнашты. Алар укучыларга үткәрелә торган экологик конкурслар һәм акцияләр, шулай ук су һәм һава мониторингы методлары, Татарстан һәм Сарман районы су объектларының торышы, әйләнә-тирә мохит торышын мониторинглау алымнары, чистарту корылмалары турында, шулай ук табигый ресурсларга сакчыл карау ни өчен шулкадәр мөһим булуы турында сөйләделәр. Дәрес ахырында түгәрәк өстәл оештырылды, анда балалар планетада чүп-чар проблемасы турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International