"Сарман" кинотеатры яналыклары

2019 елның 21 мае, сишәмбе

Май аенда киноучреждение коллективы, маршрут нигезендә, авыл һәм район мәктәпләрендә укучылар өчен «Солдатик» исемле яңа хәрби патриотик тәрбиягә багышланган фильмын күрсәтүне төгәлләп килә.

Бу яңа фильм 6 яшьлек Сережа Алешковның сугыш вакытындагы батырлыкларын сурәтли. Аның кыю йөрәге, авыр вакыйгаларда югалып калмавы, узенең ватаны өчен көрәшүе һәм солдатларга ярдәмләшүе укучылар куңелендә соклану һәм горурлану хисе уятты. «Солдатик» киносы укытучыларны да, балаларны да битараф калдырмады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International