Сарман районында комбайннар парады узды

2019 елның 11 июле, пәнҗешәмбе

Шунысын да әйтергә кирәк, әлеге чара безнең районда республикада беренчесе булды. Техникаларның торышы “Агрокөч-Сервис” җәмгыятенең ремонт сыйфатын контрольләү һәм эксплуатацияләү бүлеге начальнигы Фәрит Хәкимов рәислегендәге комиссия тарафыннан бәяләнде. Комиссиягә “Агрокөч” җәмгыятенең баш агрономы Рөстәм Хәбибрахманов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, идарәнең, агрофирмаларның белгечләре һәм башкалар кертелгән иде. Тикшерүләр барышын муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин да күзәтте. Комиссия исә һәр комбайнны кабызып эшләтеп карады. Алар герметиклыкка да тикшерелделәр. Шулай ук үзйөрешле чапкычлар, бортлары биегәйтелгән автотранспортның әзерлеге дә исәпкә алынды. Механизаторлар белән тәэмин ителеш, хезмәтне саклау чаралары, урак барышының сыйфатын тикшерү комиссиясе булдырылу, кыскасы, урып-җыюга бәйле һәрнәрсә тикшерелде. Нәтиҗәдә, 50 мөмкинлектән 50 балл җыеп, “Җәлил” агрофирмасы беренче урынга лаек булды. 49 балл җыйган “Нөркәй” һәм “Сарман” агрофирмаларына икенче урын бирелде. 
Игеннәр матур күренә, басулар мул уңыш вәгъдә итәләр. Аны түкми-чәчми җыеп алып, узган елдагыдай, тулаем җыем буенча республикада беренчелекне алырга язсын район игенчеләренә. 

Энҗимә Габдрәхимова язмасы һәм фотолары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International