«Бозда һәм суда сак булам»

2019 елның 1 декабре, якшәмбе

 Шушы көнннәрдә ТР Муниципаль берәмлекләре гомуми белем бирү оешмаларының 1-11 сыйныф укучылары һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында «Бозда һәм суда сак булам» дип аталган республика конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү  тантанасы булды. Иске Кәшер урта мәктәбе укучылары видеороликлар конкурсында җиңү яуладылар һәм бу чарага чакырылдылар. Барлык катнашучыларны да югары үтүчәнлектәге техника (һава мендәрендәге судно, ссазлык, кар көртеннән йөрүче ТРЭКОЛ, SHERP кар чанасы, квадрацикл, кардан йорүче янгын автомобиле), коткару чаралары, кинологлар хезмәте белән таныштырдылар. Балалар бик  күп яңалыклар белделәр, онылмас тәэсирләр һәм уңай эмоцияләр алдылар. Коткаручылар балаларны  коткару техникасына утыртып йөрттеләр. Бу малайлар өчен бигрәк тә кызыклы булды!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International