Менә кышкы каникуллар узып китте.Каникуллар- ул сэламэтлекне ныгыту, яңа көч туплау,иҗади сәләтләрне үстерү,шәхес формалашуында әһәмиятле чор.Шуңа күрә бу чорда балаларның һәм яшүсмерләрнең буш вакытларын дөрес файдалануга, кышкы каникулда ялларын нәтиҗәле һәм файдалы оештыруга мәгариф оешмалары зур әһәмият бирә.Ел саен мәктәп яны кышкы лагерьлар эшли.Бу уку елында да 9 урта гомуми белем бирү учреждениесендә кышкы көндезге мәктәп яны лагерьлары эшләде.Анда 7 -17 яшьлек 330 бала ял итте,сәламәтлекләрен ныгытты.Һәр көн балалар өчен мавыктыргыч чаралары, әкияти могҗизалары, тәмле Кыш бабай күчтәнәчләре белән истә калырлык булсын өчен, мәктәп коллективлары зур тырышлык куйды.
7 гыйнвар көнне Җәлил Мәдәният Сарае мәйданында "Раштуа" бәйрәме уткәрелде.
6 гыйнвар көнне Җәлил Мәдәният Сарае мәйданында дискотека уздырылды.
Сарман кинотеатрында яна ел бэйрэме коннэре кунелле хэм кызыклы узды.
7 гыйнвар көнне Чураш авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар өчен "Кем беренче!" дип исемләнгән спорт уеннары, төрле бәйгеләр оештырды..Балалар бик теләп уеннарда катнашып, бүләкләр алды.
7 гыйнвар көнне Җәлил Мәдәният Сарае мәйданында "Елка кырында яңа ел маҗаралары" дип исемләнгән уен-чара уздырылды.
Яңа ел, кышкы каникуллар – һәр бала өчен зур бәйрәм. Бу ялларны кызыклы һәм мавыктыргыч итеп үткәрү максатыннан үзәк балалар китапханәсе балалар өчен кызыклы масса – чаралар үткәрде. Каникул көннәрендә балалар китаплар укыдылар, төрле уеннарда, викториналарда, конкурсларда катнаштылар.
8 гыйнвар көнне М.Г.Юзлибав исемендәге Җәлил музыкаль мәктәбе "Яңа ел уеннары" дип аталган чара уздырды.