Кышкы каникулларда

2018 елның 9 гыйнвары, сишәмбе

Менә кышкы каникуллар узып китте.Каникуллар- ул сэламэтлекне ныгыту, яңа көч туплау,иҗади сәләтләрне үстерү,шәхес формалашуында әһәмиятле чор.Шуңа күрә бу чорда балаларның һәм яшүсмерләрнең буш вакытларын дөрес файдалануга, кышкы каникулда ялларын нәтиҗәле һәм файдалы оештыруга мәгариф оешмалары зур әһәмият бирә.Ел саен мәктәп яны кышкы лагерьлар эшли.Бу уку елында да 9 урта гомуми белем бирү учреждениесендә кышкы көндезге мәктәп яны лагерьлары эшләде.Анда 7 -17 яшьлек 330 бала ял итте,сәламәтлекләрен ныгытты.Һәр көн балалар өчен мавыктыргыч чаралары, әкияти могҗизалары, тәмле Кыш бабай күчтәнәчләре белән истә калырлык булсын өчен, мәктәп коллективлары зур тырышлык куйды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International